Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2019, 14:56

Казанлылар классик опера дөньясына чумачак

Шәһәрлеләр өчен Опера тамашачысы мәктәбе һәм лекцион очрашулар оештырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 1 февральдән 23 февральгә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә XXXVII Халыкара Шаляпин фестивале узачак. Фестиваль кысаларында ике параллель программа – музыка театры һәм опера тамашачысы белем бирү мәктәбенең төрле аспектлары турында лекцияләр циклы үткәрү планлаштырыла.

Казанда беренче тапкыр кызыксынучылар өчен опера сәнгате белән танышу буенча ике атналык проект оештырылачак. Проектта катнашучыларны классик опера дөньясына "чуму" көтә: "Царская невеста", "Пиковая дама", "Турандот" һ.б. спектакльләренең ябык репетицияләрен һәм прогоннарын карау, фестивальдә катнашучы режиссерлар һәм дирижерлар белән очрашу, күргәннәр турында фикер алышу. Кайбер дәресләр заманча опералар белән танышуга багышлана: әйтик, "KazanOperaLab" лабораториясе кысаларында Татарстанның яшь авторларының яңа төзелгән камера операларының премьерасын карау ниятләнә. "Опера тамашачысы мәктәбендә" катнашу өчен профильле югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, шулай ук кызыксынган барлык тамашачылар чакырыла.

Беренче очрашу 29 гыйнварда булачак: катнашучылар проект программасы һәм кураторлары белән танышачаклар, опера һәм балет театрының сәхнә әсәре буенча махсус экскурсиядә катнашачаклар.

Опера тамашачысы мәктәбе укучысы булу өчен kazanopera.timepad.ru сайтында теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикләнгән булу сәбәпле гаризалар буенча сайлап алу узачак.

Моннан тыш, инде 6 февральдә опера сәнгате турында лекция курсы башлана. Казан операсының 145 еллыгына һәм татар опера театрының 80 еллыгына багышланган беренче очрашу М.Сәлимҗанов ис. Актерлар йортында18.00 сәгатьтә узачак.

9 февральдә 17.00 сәгатьтә "Угол" иҗат лабораториясендә сүз заманча опера сәнгате турында барачак: соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрнең видеоязмалары күрсәтеләчәк. Заманча опера трендлары буенча фикер алышуда композитор Эльмир Низамов катнашачак.

12 февральдә 18.00 сәгатьтә, Федор Шаляпинның туган көне алдыннан, Актерлар йортында XX гасырның бөек җырчысы турында музыка журналисты Николай Рыбинский сөйләячәк. 14 февральдә 18.00 сәгатьтә шулай ук "Европаның опера театрлары һәм фестивальләре" лекциясе дә булачак, аны Лондонның "Opera Magazine" журналы корреспонденты Александр Ласковски укыячак. Барлык чараларга керү ирекле, дип хәбәр итә М. Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театры матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Ф.И.Шаляпин ис. халыкара опера фестивале - Россиянең опера сәнгатенең иң өлкән форумы. Быел Шаляпин фестиваленең төп программасында 10 спектакль (шул исәптән Н.Римский-Корсаковның "Патша кәләше" операсы премьерасы) һәм 2 гала-концерт үткәрү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар