Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2018, 13:08

Казанлыларны Россиякүләм икътисади диктант язарга чакыралар

Россия буенча акциядә барлыгы 100 меңнән артык кеше катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Иртәгә, 4-нче октябрьдә, Казан федераль университеты базасында Россиякүләм икътисад диктанты булачак. Россия буенча акциядә барлыгы 100 меңнән артык кеше катнаша, алар илнең 83 төбәгендәге 1200 мәйданчыгында диктант язачаклар.

Акция Россиядә икенче ел рәттән үткәрелә. Сүз уңаеннан, бу елда аңа беренче тапкыр чит ил мәйданчыклары да кушылды – диктант Таҗикстан һәм Монголиядә узачак.

Диктант язуда теләге булган һәркем дә катнаша ала. 80 баллдан күбрәк балл җыючы кешеләр Россиякүләм проектның финалында катнашачаклар.

Россиядә икътисади диктант 10.00 сәгатьтә башлана, 9.00 сәгатьтә теркәлү узачак. КФУ базасында диктант язуның төп мәйданчыгы Идарә, икътисад һәм финанслар институтында (Бутлеров ур., 4) ачык булачак. А403-нче аудиториядә диктантны КФУның 100-дән артык студенты язар дип көтелә, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар