Буш эш урыннары турында мәгълүматны 15 предприятие һәм оешма тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 23-нче майда Казанның Идел буе районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Буш эш урыннары турында мәгълүматны 15 предприятие һәм оешма тәкъдим итәчәк.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү проспекты, 21 («Кварт» кафесы). Чарада «Кварт» акционерлык җәмгыяте, «Нәфис Биопродукт» акционерлык җәмгыяте, «ФКП Росреестр» федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалы – «Казан» Росреестрның телефон хезмәте күрсәтү буенча ведомство үзәге, «Казан энергетика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, «Татвойлок» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе, «Казан май комбинаты» акционерлык җәмгыяте, «ТК «Эдельвейс» акционерлык җәмгыяте, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, шәхси эшмәкәр Э.М.Гайнуллина, «Перекресток» сәүдә йорты акционерлык җәмгыяте, Казан Кызыл байрак командалы танк югары училищесы, «Яшел бакча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Зилант төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «11-нче балалар шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе вәкилләре булачак..
Ярминкәгә килүчеләр булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, оешма вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу өчен юлламалар ала, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшә алачаклар.
Шулай ук вакансияләр ярминкәсенә килүчеләрне эшсез гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм итү мәсьәләләрен яктырткан вакытлы матбугат (газетлар һәм журналлар) һәм тарату материалы (буклетлар һәм белешмәлекләр) белән тәэмин итәчәкләр.
Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясендә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 224-86-66.