В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә булган буш эш урыннары турында беләчәкләр һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 19-нчы сентябрьдә Казанның Мәскәү һәм Совет районнарында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, белгечләр белән хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча киңәшләшә, дәүләт гарантияләре, эшсез гражданнарны һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү турында белә ала, яшьләрне эшкә урнаштыру программалары турында мәгълүмат ала алачак.
Казанның Мәскәү районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр социаль белем бирү академиясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Исаев ур., 12. Белешмәләр өчен телефон: (843) 554-77-64.
Совет районында мини-ярминкә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында узачак: Журналистлар ур., 13а. Ярминкәгә эшсез гражданнарны, өлкән яшьтәге һәм пенсия яшенә җиткән кешеләрне чакыралар. Белешмәләр өчен телефон: (843) 273-90-76.
Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.