Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2025, 17:25

Казанлыларны иҗтимагый киңлекләрдә психологлар белән очрашуларга чакыралар

Якындагы чарада катнашучылар белән прокрастинация темасына сөйләшәчәкләр

Сентябрьдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә психологлар белән гадәти очрашулар узачак. Казанлыларга гадәтләрнең ничек формалашуы, якын тирәлекнең һәм башкаларның тормышта нинди роль уйнавы турында сөйләячәкләр.

Беренче чара якшәмбе көнне, 7 сентябрьдә, «Ак чәчәкләр» бульвары амфитеатрында узачак. Клиник психолог һәм укытучы Айгөл Листова прокрастинация (кичектерү) темасына әңгәмә үткәрә: «Нигә без эшләрне кичектерәбез һәм моның белән нәрсә эшләргә мөмкин?». Барлык теләүчеләрне 18:30 да көтәчәкләр.

«Черек күл» паркы амфитеатрында 14 сентябрьдә клиник психолог Марина Батаршина мөнәсәбәтләр психологиясе һәм ни өчен гаилә һәм дуслар кирәклеге турында сөйләячәк. Башлана 13:00 тә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Клиник психолог һәм укытучы Алексей Шипцов 18 сентябрьдә «Психотерапиядә каршылык феномены» темасына очрашу уздырачак. Катнашучыларны «Ак чәчәкләр» бульварында 18:30 да көтәчәкләр.

19 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы спорт базасында «Яралый торган мәхәббәт. Мөнәсәбәтләрдә яшерен җәберләү механизмнары» турында сөйләячәкләр. Докладчы — клиник психолог Алена Ронжина.

Проектның йомгаклау очрашуы 28 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә «Черек күл» амфитеатрында узачак. Табиб-психиатр Дмитрий Фомин ни өчен без үткәннәрне сагынабыз, һәм бу психология белән ничек бәйле икәнен сөйләячәк.

Очрашулар «Татарстанда җәй» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Барлык яңалыклар