Гадәти булмаган бәйрәмдә барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 25-нче августта Казан Кремле яр буенда су фонарьлары кичәсе узачак. Гадәти булмаган бәйрәмдә барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Караңгы төшү белән шәһәрлеләр теләк тели һәм яр буеның үзәк аллеясындагы фонтанга янып торган лотос чәчәкләре кебек фонарьлар җибәрә алачак. Гадәти булмаган фестивальдә катнашучыларның барлык изге теләкләре дә чынга ашачак дип санала.
Чарада катнашырга теләге булган һәр кешегә фонарьларны волонтерлар 20.00-дән 21.30-га кадәр яр буена кергәндә тапшырачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.