Җыештырырга теләүчеләргә җылы киенергә һәм үзләре белән эш перчаткалары алырга киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 28-нче сентябрьдә Казанның Урта Кабан күлендә җыештыру өмәсе узачак. Шәһәрнең барлык битараф булмаган кешеләрен чарага кушылырга чакыралар.
Җыештыру өмәсендә калдыкларны аерым җыю эшен оештыралар: металл, пэт-шешәләр һәм пыяла эшкәртүгә җибәреләчәк. Параллель рәвештә пластиквотчинг – сулыкның һәм яр буе полосасының пластик пычрануын тикшерү узачак. Нәтиҗәләр Greenpeace компаниясенә җибәреләчәк һәм бер тапкыр кулланыла торган товарларның һәм төргәкләрнең кайбер төрләрен җайга салу турында закон проектын эшләгәндә исәпкә алыначак. Сулыкларның яр буе полосасындагы пластик пычрануга җәмәгать мониторингы буенча Greepeace Россия бүлеге җәй азагында эшли башлады.
Җыештырырга теләүчеләргә җылы киенергә һәм үзләре белән эш перчаткалары алырга киңәш итәләр.
Өмәдә катнашучылар 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча җыелашачак: 33-нче Хәрби шәһәрчек, 4.