В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Маска и душа” исемле очрашулар циклы күренекле “басның” тууына 145 ел тулу уңаеннан уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 3 февральдән 11 февральгә кадәр Казанда, М.Сәлимҗанов ис. Актерлар йортында Ф.И.Шаляпин ис. XXXVI Халыкара опера фестивалендә катнашучылар белән иҗади очрашулар узачак.
Федор Шаляпинның атаклы автобиографик китабындагы юллар белән “Маска и душа” дип исемләнгән очрашулар циклы күренекле “басның” тууына 145 ел тулу уңаеннан уздырыла.
Актерлар йортының кунаклары арасында –әлеге Шаляпин фестивален ачучы “Набукко” спектакленең куючы-режиссеры Ефим Майзель (АКШ).
5 февраль 18.00 сәгатьтә – казанлылар белән вокалчы Борис Стаценко (Россия-Германия), 11 февраль 16.00 сәгатьтә вокалчы Михаил Светлов (АКШ) очрашачак.
8 февраль 18.00 сәгатьтә Гөлнара Гатина һәм Венера Протасова белән яшь профессионаллар өчен очрашу-практикум узачак.
Чараларга керү бушлай, дип хәбәр итә Муса Җәлил ис. Татар академия дәүләт опера һәм балет театры матбугат хезмәте.