В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Арбалар белән йөрү дүрт мәйданчыктан башлана.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 24-нче июньдә Казан халкын Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнашырга чакыралар. Традицион күңел ачу чарасы Татарстан башкаласында беренче тапкыр гына уздырылмый. Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәрдәге музыкантлар һәм артистлар, шулай ук шәһәр халкы һәм туристлар катнашында йөреш шәһәрнең дүрт мәйданчыгыннан башлана.
Беренче бүләкләр тапшыру Казан Кремле диварлары янында 11:00 сәгатьтә булачак. Тагын өч процессия «Корстон»нан, Иске Татар бистәсеннән һәм «Туган авылым» милли комплексыннан китәчәк.
Йөрешнең финал ноктасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыкта булачак. 11:30 сәгатьтә анда тагын бер бүләк тапшыру чарасы планлаштырылган, ә 12:30 сәгатьтә – республиканың иң яхшы фольклор коллективлары чыгышы белән театральләштерелгән тамаша, дип хәбәр итә Казанның туризмны үстерү комитеты.
«Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында»нда кунакчыллык индустриясе предприятиеләре, уку йортлары, банклар, шулай ук Иске Татар бистәсенең күп санлы кунаклары һәм Казан халкы катнашыр дип планлаштырыла. Чара гомумшәһәр Сабан туеның матур бизәге булачак.