Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2019, 16:27

Казанлыларны Җиңү парадына 9.30 сәгатьтә чакыралар

Парадка иң уңайлы керү «Кремль» метро станциясе ягыннан оештырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Иртәгә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм көненең төп вакыйгасын күрергә теләгән шәһәр халкын һәм кунакларын Меңьеллык мәйданындагы Җиңү Парадына алданрак - 9.30 сәгатькә килергә чакыралар. Бу тамашачыларга тикшерү чараларын үтәргә һәм Казан Кремле диварлары астындагы яшел трибуналарда уңайлы урыннар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны Меңьеллык мәйданы булачак. 10.00 сәгатьтә башланачак тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә алачак - тамашачылар Казан Кремле диварлары янында урнаша алачак. Парадка иң уңайлы керү «Кремль» метро станциясе ягыннан оештырыла.

Мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләренең йөрүе, ИС, ИС-3 һәм Т-34 легендар танклары, ретроавтомобильләр колоннасы узуы көтелә. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм Юнармия курсантлары катнашачак.

Парад ахырында кунакларны концерт программасы һәм 1400 кешедән торган хореография коллективлары белән берлектә меңләгән җыелма хорның чыгышы көтә, алар «Җиңү көне» җырын башкарачак.

Барлык яңалыклар