В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләргә, хореографик әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Бүген казанлыларны «Крылья Советов» паркына җәйге бию мәйданчыгына чакыралар. Шәһәрлеләрне 40-80-нче еллар ритмы астында вальс, танго, рок-н-ролл, фокстрот һәм башка биюләр башкарырга өйрәтәчәкләр.
Бию дәресенә, хореографик әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Дәрес 19.00 сәгатьтә башлана.
Паркта бию мәйданчыгы айга ике тапкыр эшләячәк – киләсе дәресләр 7-нче һәм 21-нче августка һәм 4-нче сентябрьгә планлаштырылган.
Яңгыр яуган һәм һава торышы бозылган очракта, дәресләр күчерелергә мөмкин. Яңалыкларны Парклар һәм скверлар дирекциясе сәхифәсендә күзәтеп барырга киңәш ителә.