Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2024, 14:28

Казанлыларны кышкы орнитологик экскурсияләр сериясенә чакыралар

Катнашу өчен теркәлергә кирәк

Казанда кышкы орнитологик экскурсияләр сериясе узачак. Аларны фотограф-натуралист һәм орнитолог Сергей Неклюдов үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Очрашуларда сәфәрдә катнашучылар кошлар белән танышачак, аларның каурыйлары ничек үзгәрүен һәм кошларга елның салкын фасылын кичерергә ничек ярдәм итәргә икәнен беләчәк. Орнитолог шулай ук ни өчен кайбер кошларның көньякка очып китүен, ә башкаларының – монда кышлавын сөйләячәк.

Беренче экскурсияне 22 декабрьдә Урицкий исемендәге паркта оештырачаклар. Катнашучыларның орнитолог белән очрашуы «Мәскәү» мәдәни үзәге янындагы пирста булачак.

Киләсе очрашу 5 гыйнварда Горький исемендәге паркта узачак. Соңгы ике сәфәрне февральдә – 2 се көнне Рус-Алман Швейцариясендә һәм 16 сы көнне Горки-Әмәт урманында оештыралар.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Барлык экскурсияләр 9:00 сәгатьтә башлана.

Оештыручылар җылы киенеп һәм бинокльләр алып килергә киңәш итә.

Барлык яңалыклар