«Урам» экстрим-паркында 30 августта барлык теләүчеләр өчен «Урам фест» урам мәдәнияте фестивале кысаларында лекцияләр оештырыла.

Беренче лекция 16:00 сәгатьтә башлана, аны эшмәкәрләр Рөстәм Хәйбуллин, Михаил Горшунов, Илдар Габидуллин үткәрәчәк.

Беренче лекция вакытында катнашучылар кием сайлауда мода хисе аша массакүләм трендлар дөньясында ничек аермалы һәм кабатланмас булу мөмкинлеге турында һәм үз-үзеңә ышаныч уяту турында әңгәмә алып барачаклар. Катнашу өчен теркәлү кирәк.

Икенче лекция 17:00 сәгатьтә булачак, аны электрон музыка диджее Дмитрий Ковязин үткәрәчәк. Ул Россиядә электрон музыканың заманча төрләре турында сөйләячәк. Катнашучылар төрле жанрлар, аларның кеше хис-тойгыларына йогынтысы, шулай ук форматлар һәм музыка кабул итү эволюциясе турында беләчәкләр. Катнашу өчен теркәлү кирәк.

«Зумерлар — мәдәният архитекторлары: безнең күз алдында нәрсә үзгәрә?» лекциясе 18:00 дә башлана. Аны ÖMANKÖ иҗат берләшмәсенә нигез салучы Севада Восканян үткәрәчәк. Анда катнашучылар зумерлар, яңа мәдәни кодлар формалаштыру, цифрлы мохитнең иҗатның төп коралына әверелүе һәм ничек замана белән алга атлау турында сөйләшәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «Урам Фест» — ел саен үткәрелә торган күпформатлы урам мәдәнияте фестивале, ул Казанда «Урам7 экстрим-паркы территориясендә үткәрелә. Фестиваль урам мәдәниятенең төрле юнәлешләрен берләштерә, шул исәптән экстремаль спорт төрләрен, заманча сәнгатьне, музыка һәм биюләрне, шулай ук яшь артистлар һәм спортчылар өчен этәргеч булып тора.

2025-08-27T16:24:22+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.