Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2019, 14:51

Казанлыларны «Каравон» рус халык бәйрәменә чакыралар

Бәйрәм кунакларын курчак театры, ярминкә, мастер-класслар һәм традицион әйлән-бәйлән каравоны көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). 25-нче май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Анда Удмуртия, Башкортстан, Түбән Новгород, Саратов, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән фольклор коллективлары, шулай ук Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан йөздән артык иҗат коллективы катнашачак. Казаннан бәйрәмгә махсус транспортта барып җитәргә мөмкин булачак.

Бәйрәм кунакларын курчак театры, ярминкә, мастер-класслар һәм традицион әйлән-бәйлән каравоны көтә, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак.

Ачылу тантанасында кунакларга театральләштерелгән композиция күрсәтеләчәк, ә бәйрәм дәвамында - бик күп тематик мәйданчыклар. Шәһәр халкы авыл экспедициясендә була, зур табында катнаша, шәхси баттлга кереп, рус үзәк Идел буе музыка традицияләре белән таныша, көч сынаша, кызыклы биюләр өйрәнә һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнә алачак.

Россия җырчысы, халык җырларын башкаручы, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты Марина Девятова бәйрәмнең махсус кунагы булачак.

Бәйрәм мәйданчыгы территориясендә автотранспорт урнаштыру өчен 5 машина кую урыны файдаланылачак. Өстәмә зур габаритлы транспортларны, шул исәптән автобусларны да, «Никольское» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә урнаштыру планлаштырыла.

Казан халкын әлеге бәйрәмгә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспектыннан һәм Меңьеллык мәйданыннан 15 минут саен алып китәчәкләр. «Каравон» тәмамлану белән Никольское авылыннан Казанга автобуслар китәчәк.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш – 11.00 сәгатьтә, мәйданчыклар 15.00-16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Барлык яңалыклар