Кичәне Кирилл Ершов, Максим Куралесов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 29-нчы августта Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей клубының 2019-2020 еллар сезонына яңа составын тәкъдим итү булачак. Кичәдә «Каста» рэп-төркеме һәм җырчы Лэйна чыгыш ясаячак.
Презентациядә «Ак Барс» хоккей клубы президенты Наил Маганов һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов клубның яңа әгъзаларына уен свитерлары, ә тренерларга махсус плакатлар тапшырачак.
Сәхнә һәм бию мәйданчыгы бозда урнашачак, шулай ук секторларда тамашачылар урыннары да булачак. Кичәне Кирилл Ершов, Максим Куралесов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак.
17.00 сәгатьтән боз сарае каршындагы мәйданда һәм «Татнефть-арена» фойесында интерактив мәйданчыклар, фотозоналар, фуд-кортлар, анимация эшләячәк, шулай ук конкурслар үткәреләчәк. Кичәнең төп программасы 18.45 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте.