Ул 13-нче июльдә Кремль яр буенда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Экология өлкәсенә битараф булмаган казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Life Fest Bio файдалы фестиваленә чакыралар. Ул 13-нче июльдә Кремль яр буенда узачак.
Фестиваль программасына сәламәт һәм аңлы яшәү рәвеше турында лекцияләр, мастер-класслар һәм практикалар, йога күнегүләре һәм дәресләре, сәламәтлек һәм тышкы кыяфәт өчен чаралар презентацияләре, музыкаль һәм шоу-программалар, тематик маркет, сәламәт һәм файдалы ризык белән фуд-корт кергән. Шулай ук икенчел чималны кабул итү мобиль пунктлары эшләячәк.
Файдалы фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.