Тавыш һәм халык алдында чыгышлар ясау буенча тренер белән очрашу җомга көнне Милли китапханәдә узачак
Җомга көнне, 30 гыйнварда, ТР Милли китапханәсендә ораторлык сәнгате нигезләре турында лекция булачак. Тыңлаучыларга ни өчен грамоталы сөйләшү генә түгел, үз-үзеңне тыңлый белү дә мөһим икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Очрашуда куелган тавыш, урынлы интонацияләр һәм вакытында ясалган паузаларның ораторга ничек уңышка ирешергә һәм аудиториянең игътибарын яуларга ярдәм итүе турында фикер алышачаклар. Лекцияне федераль радио мәктәбе укытучысы, тавыш һәм халык алдында чыгышлар ясау буенча тренер, интервьюер Әлфия Җамалетдинова укый.
Башлану вакыты – 18:30, урыны – Пушкин ур., 86. Керү ирекле, сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Моңа кадәр «Ышаныч» психология үзәге медиаторы Илсөя Хәйруллина яңа гына эшкә керешкән ораторларга файдалы киңәшләр биргән иде. Ул халык алдында чыгыш ясаганда ничек ышаныч табарга кирәклеге турында сөйләде.