В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 18 гыйнварда 6-нчы гимназиядә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 18 гыйнварда Казанда 6-нчы номерлы гимназиядә (Ю.Фучик ур., 26) "Дубрава" урманы янындагы мәйданны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать фикер алышуы узачак.
Булачак мәйдан Имәнлек урамы, 2г адресы буенча "Дубрава" урманына керү юлында барлыкка киләчәк. Проектлана торган территориядән ерак түгел "Имәнлек" яңа метро станциясе урнашкан. Мәйданны төзекләндерү 2019 елга Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында планлаштырыла.
Җәмәгать фикер алышуда катнашырга һәм үз идеяләре белән уртаклашырга җирле халыкны, активистларны, эшкуарларны, җирле берләшмәләр вәкилләрен һәм әлеге территориянең киләчәгенә битараф булмаган барлык шәһәрлеләрне чакыралар.
Чара 19.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында. Барлык сораулар буенча Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенә 239-44-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.