В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамаша бүген Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында күрсәтелә
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 31 гыйнвар көнне Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында клоунада жанрындагы «Әбием сандыгы» спектакле күрсәтелә. Тамаша «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында оештырыла.
«Әбием сандыгы» моноспектаклен актер һәм режиссер Руслан Риманас актриса, режиссер Лилия Әхмәтҗанова белән бергә иҗат иткән.
Әлеге вакыйгада хәзерге заман кешесенең эш белән мәшгуль булып, якын кешеләрен онытуы турында бәян ителә. Спектакль барышында артист сандыктан төрле әйберләр чыгара. Әкренләп сәхнә чын «әби фатирына» әйләнә. Финалда әби үзе дә пәйда була – артист сандыкка чума һәм әби битлеген киеп, кайгыртып, тәртипне тикшерә.
Моноспектакль 12:00 һәм 14:00 сәгатьләрдә башлана.
Казан халкы, башкала кунаклары тамашаны бушлай карый ала, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте.