В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәрескә кушылырга теләүчеләргә уңайлы аяк киеме кияргә һәм спорт киемнәрендә килергә киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Бүген Казанның Кабан күле яр буенда балет растяжкасы буенча мастер-класс узачак.
Дәресне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры премьеры, ТР атказанган артисты Олег Ивенко, Рэйф Файнсның «Нуриев. Ак карга» фильмындагы төп рольне башкаручы үткәрәчәк. Мастер-класстан соң артист автограф-сессия уздырачак.
Дәрескә кушылырга теләүчеләргә уңайлы аяк киеме кияргә һәм спорт киемнәрендә килергә киңәш итәләр. Дәрес бүген, 19-нчы июльдә 18.00 сәгатьтә башлана, әмма начар һава торышы булган очракта, ул булмый калырга мөмкин. Оештыручылар Кабан күле яр буена багышланган Instagramда-аккаунттагы мәгълүматны мастер-класс башланырга бер сәгать кала тикшерергә киңәш итә.