Җиңү көне алдыннан 29 апрельдә Казанда хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булачак. Анда халыкка шәһәр Башкарма комитеты вәкаләтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Хокукый мәсьәләләрдә түбәндәге адреслар буенча һөнәри консультация алырга мөмкин:
Волгоград урамындагы 32 нче йортта (3 кат), киңәшмәләр залында 15:00 тән 17.00 гә кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе» МКУ;
Восстание урамындагы 82 йортта (2 нче кат), актлар залында 15.00 тән 17.00 гә кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе» МКУ;
Груздев урамындагы 5 йортта (5 кат), 512 кабинетта 14.00 тән 16.00 га кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе» МКУ;
Ипподром урамындагы 14 йортта, 46 кабинетта 15:00 тән 17.00 гә кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУ;
Кремль урамындагы 11 йортта, 221 кабинетта, 14.00 тән 18.00 гә кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты» МКУ;
Миславский урамындагы 4 йортта, 217 кабинетта 09.00 дан 12.00 гә кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте Идарәсе» МКУ;
Роторная урамында 1 йортта 10:00 нан 12:00 гә кадәр һәм 14:00 тән 16:00 га кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты» МКУ;
Шуртыгин урамында 1 йортта, 219 кабинетта 14.00 тән 16.00 га кадәр «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» МКУ.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат»
челтәр басмасында Казан мэры карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәре Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты күрсәтмәләре һәм карарлары һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге башка көнүзәк хәбәрләр һәм документлар бастырып чыгарыла.