В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Альберт Еналеев – Makert студиясе җитәкчесе, «Сколково» резиденты, шулай ук патентлар авторы, роботлаштырылган Albert Welding эретеп ябыштыру аппаратларын эшләүче. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше мәдәният өлкәсендә һәм шоу тармагында сәнәгать робот техникасын куллануга юнәлдерелгән.
Лекциядә шәһәр халкы Makert студиясе проектлары һәм цифрлы рәссамнар катнашындагы инициативалар турында тулы мәгълүмат алачак. Чыгыш ясаучы очрашуда катнашучыларга шулай ук сәнәгать робот техникасы индустриясен үстерү юнәлешләре һәм бүгенге трендлар хакында сөйләячәк.
Лекция 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.