В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лекцияләргә теләге булган һәркем кушыла ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Смена» заманча мәдәният үзәгенә илнең әйдәп баручы архитекторлары һәм урбанистларының бушлай тематик лекцияләренә чакыралар. Лекцияләргә теләге булган һәркем кушыла ала.
24-нче сентябрьдә 20.00 сәгатьтә «Тере шәһәрләр» илкүләм инициативасының идарә әгъзасы һәм башкарма комитеты җитәкчесе, Ижевскидагы «КультProСвет» агентлыгы җитәкчесе, «Грифон» арт-үзәгенә нигез салучы Александр Старков лекция белән чыгыш ясаячак. Ул шәһәр халкының, хакимият һәм эшмәкәрлекнең ни рәвешле җәмәгатьчелек киңлеген оештыра алулары турында сөйләячәк.
25-нче сентябрьдә 20.00 сәгатьтә «Арт-Овраг» фестиваленең баш кураторы Антон Кочуркин фестивальләрнең мәдәни программалары турында сөйләячәк. Шулай ук бу көнне «Архитектурада һәм иҗтимагый биналарны проектлаштыруда заманча тенденцияләр» темасына дискуссия узачак. Чараның экспертлары булып Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Насыйбуллина, архитектор Илсөяр Төхвәтуллина һәм Антон Кочуркин чыгыш ясаячак.
26-нчы сентябрьдә 18.30 сәгатьтә кызыклы архитектура проектлары буенча фикер алышырга мөмкин булачак. Катнашучылар белән Мәскәү архитектура институты проректоры ярдәмчесе Анастасия Успенская, архитектор Павел Мельник һәм Роскультцентрның мәдәни проектлары бүлеге башлыгы, «Города» хакатоны кураторы Мария Беляева очрашачак.
Лекторий Казанда 21-27 сентябрьдә уза торган «Города» Бөтенроссия урбанистик хакатоны кысаларында оештырылган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте. Анда бөтен Россиядән 30 яшь архитектор һәм урбанист, Татарстаннан 14 катнашучы катнаша, алар республиканың яшьләр үзәкләрен яңарту проектларын әзерлиләр. Иң яхшы проект 2020 елда гамәлгә ашырылыр дип планлаштырыла.