Катнашучыларга биремнәр белән карточкалар бирелә, аларны башкарып, командалар шәһәрдәге билгеле бер урынга баралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 20-нче апрельдә казанлыларга шәһәрдә ориентлашу һәм туган якны өйрәнү буенча «Tat-Rus» проектының маҗаралы спорт-интеллектуаль уенына кушылырга тәкъдим итәләр. Команда эстафетасы өч категориядә уза, ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Уенның форматы - квест. Катнашучыларга биремнәр белән карточкалар бирелә, аларны башкарып, командалар шәһәрдәге билгеле бер урынга баралар. Һәр ноктаны маршрут битендә теркәргә кирәк. Команданың бурычы - иң күп контроль пунктларга бару. Командалар һәрберсе аерым старт ала, вакыт аермалары бер минут булачак.
Катнашу өчен өч категория билгеләнәчәк. Беренчесе – «Дәрвиш» – иң популяры. 1-дән алып 4 кешегә кадәрле команданың маршруты җәяүләп узыла, йөгерергә һәм җәмәгать транспортыннан файдалану тыела. Маршрут физик әзерлек таләп итми, төп идея – танып-белү. Икенче категория, иң катлаулы һәм кызыклысы - «Шүрәле». Биредә катнашучылар табышмаклар, шифрлар, логик башваткычлар чишәләр һәм маршрут буенча җәяү йөрүдән тыш йөгерә һәм җәмәгать транспортыннан файдалана алалар. Командада шулай ук 1-дән алып 4 кешегә кадәр катнашучы булырга мөмкин. Өченче категория – гаилә белән катнашу, 14 яшьтән кечерәк катнашучылар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр өчен – «Көнгерә». Төп идея – балаларның һәм ата-аналарының, туганнарының һәм педагогларның уртак танып-белү эшчәнлеге. Команданың составы - 2-дән алып 4 кешегә кадәр, катнашучыларның берсе 13 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел, икенчесе 18-дән дә кечерәк булмаска тиеш. Маршрутны җәяү яки йөгереп узарга кирәк, транспорттан файдалану тыела.
Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр алачак. Чараны Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Шепард Казан» компаниясе, Г.Тукай исемендәге әдәби музей һәм «Бертуган Васильевларның остаханәсе» иҗат үзәге оештыра.
Катнашу өчен гаризаны 19-нчы апрельгә кадәр shepardkazan@yandex.ru почтасына, «ВКонтакте»ның рәсми төркеменә тапшырырга мөмкин яки +7 (950) 312-32-84, +7 (917) 242-38-76 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Гаризада категорияне, команданың исемен һәм составын (тулы исемнәр, катнашучыларның туган еллары), шулай ук элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк.
Уен 20 апрельдә Тукай урамы, 74 йорт адресы буенча башланачак.Г. Тукай, Фатыйх Кәрим урамы ягыннан кара капкага керү). 10.00 сәгатьтә «Дәрвиш» һәм «Шүрәле» категорияләре старт ала, 11.00 сәгатьтә «Көнгерә» категориясе стартка кузгала. Командаларның шәхесне раслаучы документлары (14 яшьтән өлкәнрәк булмаган катнашучылар өчен), каләм яки карандаш, кәрәзле телефон һәм Казанның картасы яки телефондагы тиешле кушымталары булырга тиеш, дип хәбәр иттеләр Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегендә.