В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коллектив шәһәрнең өч мәйданчыгында чыгыш ясаячак
Денис Гордийко фотосы
Казанда Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы штабы хәрби оркестры концертлары узачак. Чыгышлар 17–19 декабрьдә берничә шәһәр мәйданчыгында узачак, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Иртәгә, 17 декабрьдә, 19:00 сәгатьтә оркестр «Юность» мәдәният йортында (Химиклар урамы, 11) чыгыш ясаячак.
Пәнҗешәмбе көнне, 18 декабрьдә, концерт 19:00 сәгатьтә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында (Совет урамы, 18) узачак.
Коллектив Казандагы гастрольләрен җомга көнне, 19 декабрьдә, 18:30 сәгатьтә Тимерюлчылар мәдәният йортындагы (Ильич урамы, 25) чыгышы белән тәмамлаячак.
Музыкаль композицияләрне гаилә белән ял итүдән тәм табып тыңларга була.
Концертлар бушлай оештырыла.
Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы штабының Хәрби оркестры – 80 елдан артык тарихы һәм Бөтенроссия фестивальләрендә җиңүләр яулаган илнең әйдәп баручы музыкаль төркемнәрнең берсе.