В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ак Барс» көрәш сараенда популяр компьютер уеннары турниры узачак
Денис Гордийко фотосы
Кунакларны Dota 2, Counter Strike 2, PUBG mobile, Mobile Legends: Bang Bang, Mortal Kombat һәм башка уеннар буенча турнирлар көтә. Шулай ук фестивальдә симрейсинг, дроннар узышы һәм интерактив спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Гомуми приз фонды – 700 мең сум, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Моннан тыш, катнашучылар демо-зоналарны карап йөри алачак. Әле тагын мастер-класслар һәм танылган киберспортчылар, контент-мейкерлар белән очрашулар көтелә. Алар арасында – Виктория Блохина, Титамин, MIXAZVER, Vobon һәм башкалар.
Фестиваль 15 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә башлана. Чара барышында, iPhone һәм Sony PS5 маркалы телефоннарны да кертеп, төрле кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.
Чара бушлай уздырыла, анда катнашу өчен телеграм-бот аша теркәлергә кирәк.