Фестивальне Казан Мәгариф идарәсе, Кремль яр буе белән берлектә шәһәр Мәгариф хезмәткәрләре йорты оештыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Иртәгә Кремль яр буендагы сәнгать аллеясында рәсем сәнгате фестивале узачак.
Сәнгать фестивале Казан мәктәпләренең һәм өстәмә белем бирү мәктәпләренең рәсем дәресе укытучылары арасында үткәрелә. Фестиваль мәйданчыгы - укытучылар өчен үзара хезмәттәшлек итү, тәҗрибә алмашу, үзләренең иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен уникаль мөмкинлек, дип билгеләп үтә оештыручылар.
Фестиваль программасы гомуми белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү мәктәпләре педагогларының иң яхшы эшләре күргәзмәсеннән ике жанрда башлана: пейзаж һәм натюрморт.
Кунаклар өчен концерт программасы оештырылачак, педагоглар мастер-класслар үткәрәчәк. Чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.
Фестивальне Казан Мәгариф идарәсе, Кремль яр буе белән берлектә шәһәр Мәгариф хезмәткәрләре йорты оештыра.
Фестиваль 15.00 сәгатькә планлаштырылган.