В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 19 нчы февральдә узачак, катнашу өчен язылырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). 19 нчы февральдә казанлылар Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркының ябык өлеше буенча бушлай экскурсиядә катнаша алачак. Чара «Шәһәр һәм үзгәрешләр» проекты кысаларында уздырыла.
Экскурсияне Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Роберт Гарипов үткәрәчәк. Ул Казансу елгасының үсеш стратегиясе, яр буен төзекләндерү элементлары, спорт мәйданчыклары, арт-объектлар һәм павильоннар турында сөйләячәк. Шулай ук экскурсантлар җәмәгать киңлегенең ябык өлешенең ничек оештырылуын белә алачаклар, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Экскурсия 14:00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны – Миллениум күпере астындагы парковка. Катнашу өчен Парклар һәм скверлар дирекциясенең Instagram-аккаунтына исем-фамилия һәм телефон номерын язып җибәреп язылырга кирәк.
«Шәһәр һәм үзгәрешләр» проекты кысаларында «Максат» футбол манежы буенча экскурсия узды инде. Спорт объекты турында Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде. Ә бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов Казан күмәч-кондитер комбинаты буенча экскурсия үткәрде. Экскурсиядә катнашучылар предприятие цехларын карады, ингредиентларның ничек салынуын, камырның ничек басылуын, күмәчләрнең өсләре ни өчен киселүен белделәр.