Бәйрәм 13.00 сәгатьтә татар шагыйре музее ишегалдында (Г.Тукай урамы, 74) яңа сәхнә мәйданчыгында башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). 18-нче май көнне Казанның Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр Г.Тукай урамы көне узачак. Килүчеләрне күзәтү экскурсияләре, тематик мастер-класслар, музыкаль һәм театр коллективлары чыгышлары көтә.
Чара өч локациядә узачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә татар шагыйре музее ишегалдында (Г.Тукай урамы, 74) яңа сәхнә мәйданчыгында башлана. 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр җәйге сәхнәдә «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгыш ясаячак, монда 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары башкаруында әдәби спектакль күрсәтеләчәк. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы артистлары чыгышы 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр булачак.
Икенче бәйрәм локациясе Юныс мәйданы булачак. 10.00 сәгатьтә биредә «Тукай юлы» велотуры старт ала. Велосипед экскурсиясенә 8-917-87-821-68 телефоны буенча язылырга мөмкин. Төш вакытында мәйданда «Екатерина урамыннан Тукай урамына кадәр» җәяүле экскурсия башланачак. 8-987-205-61-36 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин. Шулай ук 12.00 сәгатьтән Юныс мәйданында мастер-класслар һәм балалар өчен дәресләр узачак, алар 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр биредә «Шигъри мизгелләр» әдәби ишегалды ачылачак. Бәйрәм дәвамында Юныс мәйданында бушлай «Тукай&Книговорот» китаплар белән алмашу чарасы, мобиль фотоостаханә, китаплар, сувенирлар һәм татар милли ризыклары сату эше оештырылачак.
Г.Тукай әдәби музеенда төш вакытында «Ядкәрләрдә Тукай рухы» дип исемләнгән шигъри экскурсия башланачак. 13.00 сәгатьтә музейга килүчеләр «Г.Тукай һәм театр» квестында катнаша алачаклар. 14.00 сәгатьтә бәйрәм кунакларын – «Исемдә калганнар» музей дәресендә, ә 15.00 сәгатьтә «Г.Тукай урамы тарихы» интерактив лекциясендә көтәләр. 16.00 сәгатьтә «I ♥ Tukay» интеллектуаль викторинасы башланачак. 17.00 сәгатьтә «Тукайны бергәләп өйрәник» исемле робот-экскурсовод белән музейның яңа экспозициясе буйлап экскурсия узачак. 18.00 сәгатьтә казанлыларны «Шамил йортында чәй эчү» интерактив программасына чакыралар.
Г.Тукай музеенда бәйрәм көнендә күзәтү һәм тематик экскурсияләр, мультфильмнар карау һәм каллиграфия остаханәсе эшләячәк, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.