В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр трамвай депосында экскурсиядә була һәм предприятиенең кадрлар бүлеге белгечләреннән консультация ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 21-нче июньдә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә ачык ишекләр көне узачак.
Эш эзләүче шәһәрлеләрләр өчен Кабушкин исемендәге трамвай депосы буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрәчәкләр. Казанлылар шулай ук предприятие һәм Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең кадрлар бүлеге белгечләреннән консультация ала алачаклар.
Ачык ишекләр көне 21-нче июньдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Кабушкин исемендәге трамвай депосында түбәндәге адрес буенча узачак: Себер тракты, 46. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843)533-70-35, 8(843)533-70-16, 8(906)110-18-48, дип хәбәр ителәТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.