ТР Милли музее 18 һәм 19-нчы майга зур программа әзерләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). «Музейда көн һәм төн»не үткәрергә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 18 һәм 19-нчы майда чакыралар. ТР Милли музее һәм аның филиаллары Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы эгидасы астында үткәрелә торган Халыкара музейлар көненә багышланган зур чаралар программасын әзерләгән.
ТР Милли музеенда акция 18-нче май көнне 12.00 сәгатьтә башланып, 19-нчы май 3.00 сәгатькә кадәр узачак. Беренче май мәйданында 11.00 сәгатьтә халык-сәнгать һөнәрләре осталары продукциясе ярминкәсе узачак, 12.30 сәгатьтә – «Музей СОЛЬ-ЛЯ-нка»сы концерт программасы, 17.00 сәгатьтә – «ХимКкатлар» фокуслар белән фәнни тамаша, 19.00 сәгатьтә – Казанның «Рок-session» коллективлары рок-концерты, ә төн уртасыннан мәйданда электрон музыка диджей сетлары уйнаячак.
Музей залларында көн дәвамында үрмәләүче һәм әле йори генә башлаган балалар өчен узышлар узачак, химия элементларына һәм Д.И.Менделеев шәхесенә багышланган лекция, концерт программасы, квест-уен, мистика элементлары белән иммерсив шоу һәм башка бик күп нәрсәләр. Моннан тыш, музейда «Ятып карараг мөмкин будган кинотеатр» эшләячәк, аның экраннарында дөнья спектакльләре күрсәтеләчәк. Кунаклар татар чәй өстәле янында, планетарийда, контакт зоопаркында һәм «Осталар шәһәре» иҗади остаханәсендә була алалар. 18.00 сәгатьтә музей ишегалдында Севастополь һәм Кырым азат ителүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңүгә бер ел кала. Сапун-Тауны штурмлау алдыннан» реконструкциясе уздырылачак. Музейга керү бушлай булачак, дип билгеләп үтәләр Милли музей матбугат хезмәтендә. Тулырак программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Моннан тыш, төсле программа казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 19-нчы май көнне В.И.Ленин исемендәге музей-йортында, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, М.Җәлил музей-фатирында, А.Горький әдәби-мемориаль музеенда һәм Г.Тукай әдәби музеенда, шулай ук К.Насыйри, Н.Җиһанов һәм Е.Боратынскийский музейларында көтә.