В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Урицкий исемендәге паркта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 12-нче гыйнвар көнне Урицкий исемендәге паркта киез итекләр киеп футбол уйнау буенча чемпионат узачак. Шәһәр халкын ярышларда катнашырга һәм җиңү өчен көрәшергә чакыралар.
Чемпионат футболның гадәти кагыйдәләре буенча узачак. Кирәкле барлык инвентарь – шул исәптән итекләрне шәһәрлеләргә урында бирәчәкләр.
Уен 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.