В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсияне ишарәләр теленә тәрҗемә итәчәкләр
Иртәгә, 19 июль көнне, Серов урамындагы инклюзив бульварда Казан зооботаника бакчасының экскурсоводы ботаник экскурсия уздырачак. Йөреп кайту ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк.
Казан зооботаника бакчасының биологы һәм экскурсоводы Елена Акифьева бульвар буйлап йөргәндә яңа шәһәр территориясе һәм аның ландшафты турында сөйләячәк, шулай ук катнашучыларны сенсор бакча һәм аның үсемлекләре: тар яфраклы лаванда, борыч бөтнек, үрмәле чабыр үләне, зәңгәр мәтрүшкә белән таныштырачак.
Чарага саңгырау һәм начар ишетүче катнашучылар кушыла алачак. Экскурсия ишарәләр теленә тәрҗемә белән озатылачак, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.
Танып-белү ботаник сәфәрендә теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Сәфәр 10:00 сәгатьтә башлана.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда «Парк геройлары» волонтерлык проекты яңа урын турында игълан итте. Хәзер проектта катнашучылар «Весна» торак комплексы янындагы паркны чистартачаклар. Киләсе очрашулар 19 июльдә, 26 июльдә һәм 2 августта узачак.