В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы балаларга сувенирлар, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре сатып алырга ярдәм итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 25, 26 һәм 27 гыйнвар көннәрендә Казанда хәйрия ярминкәләре узачак, аларда шәһәрлеләр "Альпари" хәйрия фонды карамагындагы әниләр һәм сабыйларның үзләре иҗат иткән төрле бизәнү әйберләре, сувенирлар, эшләнмәләр һәм башка әйберләр сатып ала алачак.
Барлык җыелган акчалар да балаларга ярдәм итүгә тотылачак.
Ярминкәләр шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк: Ибраһимов проспекты, 56, дип хәбәр итә "Игелекле Казан" КБО.