В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – кулдан ясалган бизәнү әйберләре һәм сувенирлар, шулай ук иҗади мастер-класслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Казанда 23-25 ноябрьдә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә “Альпари” хәйрия фонды файдасына хәйрия ярминкәсе узачак. Барлык җыелган чаралар сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, күп балалы гаиләләргә һәм караучысыз калган балаларга күчереләчәк.
Ярмикнәдә төрле сувенирлар, кулдан ясалган бизәнү әйберләре сатып алып, шулай ук иҗади мастер-классларда катнашып булачак.
Ярминкәләр 10.00-22.00 сәгатьтә Ибраһимов пр., 56 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.