Чарада хайваннарны вакцинацияләүнең мобиль пункты эшләячәк, шунда ук хайваннарны бушлай стерильләштерүгә дә яздырырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). 28-нче ноябрьдә казанлыларны «Крылья Советов» паркында узачак «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә көтәләр. Ул йортсыз хайваннарга ярдәм итү йөзеннән үткәрелә. Шәһәр халкы «Зооцентр» приюты карамагындагылар белән аралашып кына калмыйча, күңеленә хуш килгән дүрт аяклы дусны өенә дә алып китә алачак.
Акциянең башлану вакыты 11:00 сәгатькә планлаштырылган. 11:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр һәм 12:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр акциягә килгән балалар алар өчен оештырылган «Йорт хайваннары эзләре буйлап» дигән квестта катнаша алачак.
11:30 сәгатьтә барлык теләүчеләрне Регина Мөхәммәтхановадан этләрне өйрәтү буенча күрсәтмә чыгышларга чакыралар. Үз күнекмәләрен Эстер кушаматлы бордер-колли күрсәтәчәк.
12:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр казанлыларга кышкы чорда хайваннарны ничек тәрбияләү турында сөйләячәкләр.
Моннан тыш, акция тәмамланганчы паркта хайваннарны вакцинацияләүнең мобиль пункты эшләячәк, анда белгечләр хайваннарны караячак, үз киңәшләрен бирәчәкләр һәм котыру чиреннән прививка ясаячаклар. Шунда ук үз хайваныңны стерильләштерүгә дә яздырырга мөмкин булачак.
Шулай ук шәһәр халкы «Зооцентр» приюты карамагындагыларга азык алып килә ала. Парк территориясендә «Добрая лавка» оештырылачак.
Чара Казан Мэриясе, Парклар һәм скверлар дирекциясе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм «Зооцентр» приюты тарафыннан уздырыла.