Мәктәпкә язылу өчен (843)236-65-61 телефоны буенча шалтырату сорала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Казанда июнь аена «Бәйләү мәктәбе»нә укучылар җыю башланды. «Игелекле эшләр» хәйрия фонды проекты беренче чиратта пенсия яшендәге хатын-кызлар һәм күп балалы әниләр өчен оештырылган, әмма теләге булган һәркем укырга языла ала.
Уку пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак. «Бәйләү мәктәбе»ндә беренче дәрес бу айда 6-нчы июньгә планлаштырылган. Төркем «Лада» яшүсмерләр клубында түбәндәге адрес буенча җыелачак: Гаврилов ур., 22. Дәресләргә үзегез белән теләсә нинди бәйләү энәләре һәм җеп алып килергә кирәк.
Мәктәпкә язылу өчен (843)236-65-61 телефоны буенча шалтырату сорала, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.