Дәресләр ял көннәрендә шәһәрнең дүрт паркында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). 2 һәм 3 мартта Казанның дүрт паркында скандинавия йөреше буенча бушлай тренировкалар узачак.
2 март көнне "Комсомолец" паркында дәрес узачак. Очрашу урыны - Курчатов урамы ягыннан төп керү юлы янында. Язылу өчен түбәндәге телефон аша шалтыратырга кирәк: +7 (905) 317-03-52.
Шимбә көнне казанлыларны шулай ук "Крылья Советов" паркыа дәрескә чакыралар. Түбәндәге телефон буенча теркәлү узарга кирәк: +7 (965) 587-79-97. Барлык язылганнарны бию мәйданчыгы янында көтеп калабыз.
3 март көнне күнегүләр "Сосновая роща" паркында (Химиклар мәдәният йорты янында) узачак, очрашу урыны – балалар мәйданчыгы янында. Барлык теләүчеләр +7(965) 587-79-97 телефоны буенча дәрескә языла алалар.
Бу көнне Горки-Әмәт урманында да скандинавия йөреше буенча дәрес узачак. Дәрестә катнашучыларны җыю - чаңгы базасы янында. Түбәндәге телефон буенча теркәлү узарга кирәк: +7 (905) 317-03-52.
Дәресләр 9.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының Instagram социаль челтәрендә рәсми аккаунтында.