В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укытучылар шәһәрлеләргә иң киң таралган рәсем жанрларын үзләштерергә ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Казанда «Рәсем яса, Казан» проекты старт алды. Барлык теләүчеләр дә аңа кушыла һәм иң киң таралган рәсем жанрларын үзләштерә ала. Дәресләр Кремль яр буенда уза.
Быел беренче дәрес 4-нче августка планлаштырылган. Бу көнне укытучылар шәһәр халкын натюрморт ясарга өйрәтәчәкләр.
11-нче августта дәрес балалар рәсемнәренә багышланачак, 18-нче августта укучыларны пейзаж ясарга өйрәтәчәкләр. Проектның соңгы дәресе 25-нче августка планлаштырылган – ул көнне проектта катнашучылар ирекле стильдә рәсем ясаячаклар.
Дәресләр 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.