Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2019, 09:01

Казанлыларны Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының халыкара видеязмалар бәйгесендә катнашырга чакыралар

Җиңү өчен Татарстан башкаласының матур һәм әһәмиятле урыннары турында видео төшерергә кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казанда 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләр Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы үткәрә торган халыкара видеязмалар бәйгесендә катнаша алачаклар. Моның өчен озынлыгы 5 минуттан артмаган видео төшерергә һәм анда Казанның иң матур һәм әһәмиятле урыннары турында сөйләргә кирәк.

2019 елның июнендә узачак Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессы темасы "Мирас һәм туризм" булганга, яшь казанлылар туризмның шәһәр мирасына йогынтысы проблемасына үз карашы белән уртаклашырга тиеш.

Видео язмалар шәһәрнең визуаль элементлары һәм тавыш эффекты (музыка, инглиз, француз яки испан телләрендә текст) үз эченә алыр дип көтелә. Видеоларны видеокамерага, фотоаппаратка, компьютерга яки кесә телефонына төшерергә мөмкин. Конкурста катнашучылардан видеога текст һәм/яки тасвирлау Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының өч эш теленең берсендә булуын сорыйлар: француз теле, инглиз яки испан теле, шулай ук текстның атамасы оригиналь итеп язылган булырга тиеш. Моннан тыш, җиңүчеләрнең барлык язмалары OWHC Youtube каналында тәкъдим ителәчәк, шуңа күрә видео әлеге платформада кабул ителгән форматта булырга тиеш.

Конкурс ике категориядә үткәрелә: 14 яшьтән 17 яшькәчә катнашучылар өчен һәм 18 яшьтән 21 яшькә кадәр булган конкурсантлар өчен. Беренче категориядә җиңүче 1,5 мең доллар, икенче категориядә – 3 мең доллар күләмендә приз алачак.

Бәйгедә җиңүчеләр 2019 елның 2-5 июнендә Краковта (Польша) узачак Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессы вакытында игълан ителәчәк. Катнашу турында сертификат шулай ук Халыкара конкурс финалистларының һәркайсына тапшырылачак, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.

Бәйгедә катнашу өчен роликлар түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: cracow.competition.2019@gmail.com. Гаризада катнашучының исем-фамилиясен, яшен, эш атамасын, элемтә өчен телефонын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк. Конкурста катнашу шартлары белән тулырак сайтта танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар