Якындагы тәүлектә томан, бозлавык һәм көчле җил көтелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
22-нче октябрь 22.00 сәгатьтән 23-нче октябрь18.00 сәгатькә кадәр республика һәм Казан территориясендә урыны белән томан көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Җомга көнне көндез көчле җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.