В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы төндә һава температурасы +9 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начараюы көтелә.
Бүгенге көннең 18:00 сәгатеннән 24-нче июль 20:00 сәгатькә кадәр яшен һәм 20 м/с ка кадәр җил көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Халыктан сак булуларын һәм куркынычсызлык чараларын үтәүләрен сорыйлар.
Казанда алдагы төндә һәм иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә температура 12-14 градус җылы, түбән урыннарда – 9-11 градус, шимбә көндез – 20-22 градус җылы.
Гомумән алганда, республикада шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, яшен вакытында тизлеге 15-20 м/с ка кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы 9 градустан 14 градуска кадәр җылы, көндез – 19 градустан 24 градуска кадәр нульдән югарырак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.