Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2018, 13:00

Казанлыларны өшү куркынычы турында кисәтәләр

Организмның өшүе бераз гына салкын һәм, хәтта, уңай температура вакытында да мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанлыларны кышкы чорда өшү куркынычы турында кисәтәләр. Организмның өшүе бераз гына салкын һәм, хәтта, уңай температура вакытында да мөмкин. Барыннан да бигрәк, куллар, аяклар, шулай ук борын һәм колаклар өши ала.

Җилле һава торышы һәм һаваның югары дымлылыгы өшүгә будышлык итә ала. Шулай ук кысан һәм юеш кием-салым һәм аяк киеме, бер урында туктап тору, арыганлык яки ач тору куркыныч тудыра, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе. Билгеле булганча, кеше исерек килеш руль артына утырган очракта, өши ала.

Өшүнең дүрт дәрәҗәсе бар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өшемәс өчен хәрәкәтләнергә комачауламый торган кием-салым һәм аяк киемнәрен кияргә киңәш итә. Аяк киеме өчен җылы олтыраклар булдыру да артык булмас. Күп катлы кием-салым җылыны саклап калырга ярдәм итәчәк.

Тирене саклау өчен, урамга чыгар алдыннан майлы һәм туклыклы крем куллану яхшырак. Хатын-кызларгы декоратив косметика ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, кайнар чәй яки кофе кулланганнан соң, өйдән чыгарга ярамый, 30-40 минут көтәргә кирәк.

Туңуның авыр формалары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык яңалыклар