В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12-нче декабрь төнендә шәһәрдә юеш кар явуы ихтимал.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Республика һәм аның башкаласы халкын көчле бозлавык турында кисәтәләр. 12-нче декабрь төнлә һәм көндез начар һава шартлары көтелә.
Төнлә Казанда юеш кар явачак, төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 6-8 градус салкын, көндез нульдән 4-6 градуска түбән булачак.
Тулаем республика буенча төнлә урыны белән юеш кар явачак, буран көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә урыны белән 14 метрга кадәр көчәюләр белән. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 6-дан минус 11 градуска кадәр, көндез – минус 4-тән минус 9 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Начар һава торышы шартларына бәйле рәвештә, Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җәяүлеләргә шумый торган аяк киемнәрен әзерләп куярга, ашыкмыйча, саклык белән хәрәкәт итәргә, тигез булмаган өслекләрне исәпкә алып, үкчәгә тулысынча басып атларга киңәш итә. Өлкәннәргә резин очлыклы таяк яки очланган шиплы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары алырга киңәш ителә. Күренүчәнлек начарайган очракта, җирлеккә ориентацияне югалтмас өчен махсус чаралар күрү сорала.
Автомобильчеләргә, мондый мөмкинлек булган очракта, ерак араларга йөрүдән баш тартырга, юлда кискен туктап калуларны булдырмаска һәм автотранспортның техник торышын күзәтергә киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, республикада ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерлары – 101, 112 эшли. Шалтыратулар тәүлек буе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. Шулай ук ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең ышаныч телефоны да эшли – 8 (843) 288-46-96.