В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ялган квитанцияләрне дөрес күрсәтелмәгән фатир хуҗалары буенча билгеләргә мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Казанның Авиатөзелеш районы йортларында мошенниклар почта тартмаларына ялган счет-фактурлар урнаштыра башлаганнар.
Ялган квитанцияләрдә шәхси счет номеры, ай, бина мәйданы, яшәүче затлар саны, исәпләү приборлары буенча мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән, 31.02.2021 датасы күрсәтелгән. QR-кодны сканерлаганда, мондый квитанциядән «Медицина гуманитар оешмасына иганә» дигән билгеләмә барлыкка килә. Счет-фактураны сканерлаштырганда исәп-хисап үзәге кассасында башка фатирдан квитанция ачыла, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Әлеге факт буенча Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе Казанның икътисади җинаятьләр белән көрәш идарәсенә һәм Авиатөзелеш районы полиция бүлегенә гариза юллаган. Моннан тыш, мошенниклык омтылышы турында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә, Авиатөзелеш районы прокуратурасына һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетына хәбәр иттеләр.
Шәһәр халкын уяу булырга, квитанцияләрне һәм аларда күрсәтелгән мәгълүматларны игътибар белән өйрәнергә, шулай ук мәгълүматны идарәче компаниядә ачыкларга чакыралар.