Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2019, 14:40

Казанлыларны талпаннар активлыгы сезоны башлану турында кисәтәләр

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре талпан инфекцияләреннән качарга мөмкинлек бирә торган профилактика чаралары турында искә төшерә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Яз көне талпаннарның активлык сезоны җылы һава торышы урнашу белән башлана Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре казанлыларга талпан инфекцияләрен булдырмауга ярдәм итәчәк профилактика чаралары турында искә төшерә.

Талпан инфекциясен китереп чыгаручы элементлар кешегә вирус белән чирләгән талпан ябышуының беренче минутларында авыртуны баса торган селәгәе белән бергә күчә. Урманнарда, урман-паркларда, шәхси бакчаларда йөргәндә, шулай ук өс-киемдә, чәчәкләр белән, йорт хайваннарының йонына ияркән талпаннардан зарарланырга мөмкин.

Хәер, табигатькә чыгар алдыннан шәһәрлеләр дәүләтнеке булмаган медицина учреждениеләрендә талпан энцефалитына каршы прививка ясата ала. Белгечләр вакцинация курсын алдан ук уздырырга киңәш итә, чөнки ул ике прививкадан тора, алар арасында иң аз интервал 1-2 айны тәшкил итә. Вакцинация табигатьтәге йогышлы урыннарга чыарга ике атна кала алдан тәмамланырга тиеш, ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.

Әгәр талпан тешләвеннән котылып булмаса, бөҗәкне чыгару өчен яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр талпан мөстәкыйль рәвештә чыгарылган булса, аны «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә алга таба тикшеренүләр үткәрү өчен сакларга һәм кыска вакыт эчендә медицина ярдәме өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәккә вакытында үткәрелгән (талпан алганнан соң 4 тәүлектән дә соңга калмыйча) лаборатор тикшерү уңай нәтиҗәле булганда, талпан инфекцияләрен кисәтүне вакытында башларга мөмкинлек бирә. Талпанны транспортировкалау өчен каты ябылган пластик контейнердан файдаланырга киңәш итәләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе ял итү урыннарында һәм урман массивларында булганда шәхси саклану чараларын үтәү зарурилыгы турында искә төшерә: киемнәр якты төстә, бер тонда, тәнгә сыланып тора торган, капюшонлы, озын җиңле, җиңсәләрендә резинка белән ныгытылган булырга тиеш. Талпаннардан саклану өчен аларны куркыту чарасы – акарицид репеллентларын кулланалар. Аларны куллану алдыннан инструкция белән танышырга кирәк. Үләнгә утырырга яки ятарга, биналарга урамнан җыйган чәчәкләрне алып керергә ярамый. Талпаннар булмавына инану өчен кием-салым, тән һәм чәчләрне вакыт-вакыт карап чыгарга киңәш ителә. Машина кую урыннарын үләннән чистартылган участокларда яки комлы җирләрдә, коры нарат урманнарында оештырырга кирәк.

Барлык яңалыклар