Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2025, 10:01

Казанлылардан төтен чыгу юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерү хезмәтен тәкъдим итүче алдакчылардан саклану кирәклеге сорала

Шәһәр халкына өстәмә счетлар түләргә кирәкми, хезмәт күрсәтү бәясе идарә компаниясе яки торак милекчеләре ширкәте җибәрә торган түләү кагазенә кертелгән була

Казанда төтен чыгу юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерү белән бәйле алдау очраклары ешайган. Билгесез затлар хезмәт күрсәтә торган оешмаларның белгечләре булып таныша, җиһазларны карап тикшергәннән соң, җайланмаларның торышы турында рәсми акт язып бирәсе урынга, милекчеләргә «күрсәтелгән хезмәтләр»гә түләү өчен берничә мең сумлык түләү кәгазе калдыра. KZN.RU порталы шәһәр халкына өстәмә счетлар түләргә ихтыяҗ юклыгын, хезмәт күрсәтү бәясе идарә компаниясе яки торак милекчеләре ширкәте җибәрә торган түләү кәгазенә кертелгән булуын искәртә. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары Ринат Закиров җитез «эшмәкәрләр» кармагына ничек эләкмәскә икәнен аңлатты.

Ринат әфәнде, безгә казанлылардан төтен чыгу юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерү өчен 6 меңгә кадәр түләүле хезмәт күрсәтелүе хакында мөрәҗәгатьләр килеп иреште. Аңлатып үтсәгезче, әлеге хезмәтләр шәһәр халкына законлы рәвештә күрсәтеләме?

Сүзне шуннан башлап җибәрик, әлегә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына мондый мөрәҗәгатьләр килеп җитмәде. Әмма идарәче оешмалардан без мондый очраклар булганын беләбез һәм мин моны сезонлы күренеш дияр идем. Бигрәк тә яз-көз айларында тикшерүне сәбәп итеп фатирлар буенча вәкаләте булмаган затлар йөри башлый. Әлбәттә, бу алдакчылар, явыз ниятле бәндәләр. Мондый очракларда халыкка барлык саклык чараларын күрергә һәм шикле кешеләрне йортка кертмәскә киңәш ителә. Әгәр сез алар белән элемтәгә кергәнсез икән инде, җайлы очрак туры китереп аларны фотога төшерергә яки видеога яздырып, тизрәк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Төтен чыгу юлларын, вентиляция каналларын тикшерү никадәр еш үткәрелә һәм әлеге хезмәтнең бәясе күпме тора?

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 нчы номерлы карары нигезендә төтен чыгу юллары һәм вентиляция каналлары елга өч тапкыр: августтан сентябрь аена кадәр, декабрьдән февральгә кадәр, апрельдән июньгә кадәр тикшерелә.

Эшләрнең бәясе коммуналь чыгымнар өчен айлык түләүләр хисабына кертелгән була. Идарәче компаниянең яки подрядчы оешманың әлеге хезмәт өчен өстәмә түләү куярга бернинди хокукы юк. Түләү турындагы күрсәтмә алдау яки куркытып алу очрагы дип санала.

Мондый тикшерүләрне кем үткәрә?

Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте махсус подрядчы оешмалар белән килешүләр төзи һәм әлеге килешүләр нигезендә махсус оешма шәһәр халкына төтен чыгу юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерү буенча хезмәт күрсәтә.

Казан буенча әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтә торган берничә оешма бар, халык идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итеп, хезмәт күрсәтүчеләр буенча төгәл мәгълүмат белә ала. Шәһәр халкы подрядчы белән рәсми килешү төзергә тиеш түгел. Мондый очракта алар арасында гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр урнаша. Ә бу исә хокук саклау органнарын алдакчыларны табу эшенә җәлеп итеп булмаячак дигән сүз.

Законлы тикшерүчене ничек танырга?

Фатирлардагы җайланмаларны тикшереп йөрүче белгечләр катгый кагыйдәләр буенча эш йөртә торган хезмәткәрләр булып санала. Аларның махсус форма киеменнән булулары һәм йорт хуҗалары таләп иткәндә, тиешле оешмада эшләүне раслый торган таныклыклары булуы мөһим.

Тагын бер төп күрсәткеч, эш барышында белгеч тарафыннан төтен суыру үзенчәлеген тикшерү өчен махсус җайланма – анемометр кулланыла, ул һава агымының хәрәкәт тизлеген үлчи.

Подрядчы оешмалар идарәче компания белән фатирлардагы җайланмаларны тикшерү графикларын алдан килештерәләр. Әгәр сезнең фатирыгызга килгән хезмәткәрнең законлылыгында шик туса, тиз арада идарәче компания белән элемтәгә кереп, бу көнгә тикшерү каралганмы-юкмы икәнен белергә була.

Төтен чыгу юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерүне икенче көнгә күчереп буламы?

Фатир хуҗалары үзләре өчен уңайсыз вакытта тикшерү уздырудан баш тартырга хокуклы. Тикшерүне икенче көнгә, шул исәптән ял көннәренә дә күчерергә мөмкин. Авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли, хезмәт күрсәтү көнен һәм вакытын аның аша килештерергә була. Подрядчының һәр торак йортны тикшереп чыгу бурычы булганлыктан, фатир хуҗаларына уңайлы вакытка килү аның үзе өчен үк файдага. Әгәр сезгә катгый рәвештә «9 дан 18 гә кадәр генә килә алабыз» дисәләр, ә сез әле ул вакытта эштә булсагыз, бу хакта шикаятегезне идарә компаниясенә белдерә аласыз.

Тикшерү эшләре тәмамланганнан соң фатир хуҗаларына нинди документлар бирелә?

Эшләр тәмамланганнан соң белгеч Тикшерү акты төзергә һәм аны фатир хуҗасында калдырырга тиеш. Әлеге документта барысы да төзек хәлдә дип күрсәтелә яки ачыкланган төзексезлекләр хакында мәгълүмат языла.

Төтен чыгу юлларына һәм вентиляция каналларына вакытында хезмәт күрсәтү һәм фатир хуҗаларының гаризаларын оператив эшкәртү өчен идарәче компанияләр җавап бирә.

Фатир хуҗалары нәрсә өчен җаваплы?

Милек хуҗалары йорттагы җайланмаларның торышын күзәтергә тиеш. Вентиляция юлларын чит-ят әйберләр белән каплау, һаваның табигый агымын боза торган суырткыч җайланмалар урнаштыру рөхсәт ителми. Һава агымы үтә торган барлык каналлар да ачык калырга тиеш.

Иң мөһиме: фатирда сөрем исе яисә каналларның һава суыру көче кимегәнлеге сизелсә, кичекмәстән «Ачык Казан» порталы яисә +7(843)-236-41-23 телефон номеры аша җаваплы хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.

Барлык яңалыклар