Иртәгә шәһәрдә +2-4 градуска кадәр суытачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Иртәгә, 11 апрельдә, Казанда суыта: һава температурасы киләсе тәүлектә +2 градустан +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез болытлы һава булачак, юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырган җил турында кисәтә.
Татарстан буенча юеш кар һәм яңгыр көндез генә түгел, төнлә дә явачак. Көньяк-көнбатыштан юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырган уртача тизлектә җил исәчәк, төнлә җил тизлеге 16 м/с булырга мөмкин.
Һава температурасы 2-7 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.