Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2024, 11:30

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә

Идарә тармагында халыкны мондый сөйләшүләрне туктатырга чакырдылар

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының  артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары,  пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә  язылырга тәкъдим итә,  аннары SMS-хәбәр буенча  килгән кодны соратып алалар.

Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра, чөнки сүз алдакчылар гамәлләре турында бара. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, SMS-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар.

«Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез», — бүлекнең матбугат хезмәтендә игътибар иттеләр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, музыка коралы сатып алырга тырышканда казанлы мошенникларның хәйләләренә эләккән. Зыян күләме 100 мең сумнан артып киткән.
Барлык яңалыклар