В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татар шамаиле галереясендә «Фатиха: яңа мәгънәләр» күргәзмәсе ачыла.
Фото: Денис Гордийко
Күргәзмәдә гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган 30-дан артык эш тәкъдим ителәчәк. «Фатиха» иҗат төркеменә Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан-Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан) керә. Күргәзмә Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең туган көненә багышланган – Мәүлид ән-Нәби.
Күргәзмәне ачу 15.00 сәгатьтә булачак, тантанада эш авторлары катнашачак. Экспозицияне Казан халкы һәм кунаклары 2021 елның февраленә кадәр күрә алачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.